16+

Россиялеләр 2025 елда картлык буенча пенсиягә чыкмаячак. Сәбәбе?

Реформалар аркасында быел берәү дә картлык буенча пенсиягә чыкмаган.

Реформалар аркасында быел берәү дә картлык буенча пенсиягә чыкмаган.

Бу хакта «Газета.Ру» яза. 

Россия гражданнары илдәге пенсия реформалары аркасында лаеклы ялга китмәячәк, дип сөйләде РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Социаль фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр факультетының психология һәм Кеше капиталын үстерү кафедрасы профессоры Александр Сафонов.

"2025 елда, яңа пенсия яшенә күчү графигы нигезендә, картлык буенча пенсиягә чыкмыйлар. Бу пенсия яшенең акрынлап артуы белән бәйле", - дип аның сүзләрен китерә Газета.Ru.
Билгеләп үтелгәнчә, лаеклы ялга китәргә мөмкин булганнар 2024 елда киткән, ә киләсе пенсиягә чыгулар инде 2026 һәм 2028 елларда булачак.

2019 елдан 2022 елга кадәр пенсия яшен ел саен ярты елга арттырдылар, ә 2023 елдан 2028 елга кадәр пенсия яшен бер елга арттыра башладылар.
Тиешле еллар эшләү буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгуны куркыныч производство хезмәткәрләре, Ерак Төньякта яшәүчеләр, педагоглар, медицина хезмәткәрләре һәм театр артистлары рәсмиләштерә ала.
2018 елдан Россиядә гомумбилгеләнгән пенсия яшенең акрынлап артуы башланды. Реформа нигезендә, үзгәрешләр этаплап, 10 ел дәвамында – 2019 елдан 2028 елга кадәр барачак. Нәтиҗәдә, Россиядә лаеклы ялга чыгу яше биш елга артачак: хатын – кызлар өчен – 60 яшькә, ирләр өчен-65 яшькә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading