ВЦИОМ тикшеренүе күрсәткәнчә, россиялеләрнең мөстәкыйль яши башлау чоры уртача 21 яшькә туры килә.
Бу күрсәткеч буыннан-буынга диярлек үзгәрми. Белгечләр әйтүенчә, алга киткән илләрдә яшьләр соңгы елларда әти-әниләреннән соңрак аерыла.
Кайбер илләрдә 35–40 яшьтә дә ата-ана белән яшәү очраклары киң таралган. Ә Россиядә исә, ир-атлар да, хатын-кызлар да, гадәттә, 21 яшьтә мөстәкыйль тормышка күчә.
Шул ук вакытта, 30–40 яшьтә әти-әниләр белән яшәү, аеруча ир-атлар өчен, социаль проблема буларак кабул ителә. Сораштыру 2025 елның 24 декабрендә үткәрелгән, анда 18 яшьтән өлкән 1600 кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар