16+

Россиялеләрне ноябрьдә өч көнлек эш атнасы көтә

Депутат Нилов: россиялеләрне ноябрьдә өч көнлек эш атнасы көтә.

Депутат Нилов: россиялеләрне ноябрьдә өч көнлек эш атнасы көтә.

Россиялеләрне ноябрь башында өч көнлек (5еннән 7сенә чаклы) эш атнасы көтә, дип хәбәр иткән РИА Новости басмасына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.

"Киләсе атнада алты көнлек эш атнасы булачак, шимбә дә эшлиячәкбез. Аның каравы без якшәмбе, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай итеп, киләсе эш атнасы бездә кыска булачак - бу чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга", - дигән Нилов.

Ул билгеләп үткәнчә, бу узган ел РФ Хезмәт кодексы нигезендә хөкүмәт карары белән эшләнгән. Сәясәтче сүзләренчә, ял көннәрен күчерү эш һәм ял вакытын оптимальләштерү өчен башкарылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading