16+

Россиянең иң өлкән кешесе вафат булган

Клавдия Гадючкина 1917 елгы Октябрь инкыйлабын, соңгы Россия императоры Николай II идарәсен, Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларын кичерә.

Клавдия Гадючкина 1917 елгы Октябрь инкыйлабын, соңгы Россия императоры Николай II идарәсен, Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларын кичерә.

Россиянең иң өлкән кешесе булып саналган Клавдия Гадючкина Ярославль өлкәсендә 115 яшендә вафат булган. 1910 елда дөньяга килгән әби рәсми рәвештә планетаның иң олы яшьтәге кешеләр исемлегенә кергән иде.

Клавдия Гадючкина 1917 елгы Октябрь инкыйлабын, соңгы Россия императоры Николай II идарәсен, Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларын кичерә. Быел октябрь аенда LongeviQuest халыкара оешмасы аны дөньяның иң озак яшәүчеләре бишлегенә керткән иде.

Сентябрь аенда исә җир йөзендәге иң өлкән кеше итеп 130 яшьлек Хувайдо Умарова танылды. Суд документлары аның 1895 елның 1 гыйнварында туганлыгын раслаган. Ачык чыганаклар буенча, бүген дөньяда 114 яшьтән дә өлкәнрәк якынча 140 кеше исәпләнә. Гомер озынлыгы буенча Умаровадан соң икенче урында — 122 ел яшәгән француз хатын-кыз Жанна Кальман. Озак яшәүчеләр саны буенча Япония һәм АКШ илләре алда бара.

Татарстанда исә, 2025 ел мәгълүматлары буенча, 100 яшьтән узган 294 кеше гомер кичерә. Аларның 261е — хатын-кызлар, 33е — ир-атлар. Республикада иң өлкән кешеләр дип Алабугада яшәүче 108 яшьлек Галина Шәрәфетдинова һәм Питрәчтән 105 яшьлек Александр Липатов санала.

2024 елда Россиядә уртача гомер озынлыгы 72,8 ел тәшкил иткән. Бу күрсәткеч 2023 ел белән чагыштырганда 0,6 елга кимрәк, ул чакта тарихи максимумга ирешелгән — гомер озынлыгы 73,4 елга җиткән иде. Хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы — 78,4 ел, ир-атларныкы — 68,5 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading