16+

Рузил Миңнекәев Казанга көрәшергә кайткан?

«Ак Барс» Көрәш сараенда «Слово пацана» сериалы йолдызы Рузил Миңнекәев катнашында көрәш буенча мастер класс узган.

Рузил Миңнекәев Казанга көрәшергә кайткан?

«Ак Барс» Көрәш сараенда «Слово пацана» сериалы йолдызы Рузил Миңнекәев катнашында көрәш буенча мастер класс узган.

Анда Россия театр һәм кино актеры Рузил Миңнекәев һәм көрәш буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Алексей Абрамов катнашкан. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.

Туган шәһәре Нурлатта яшәгән вакытта Рузил Миңнекәев милли көрәш белән җиде ел шөгыльләнгән. «7 ел көрәштем», – дип белдергән ул очрашуга килгән яшь спортчыларга.

Популяр тамашаларының берсендә Рузил балачактан көрәш белән шөгыльләнүен, шуның белән киң аудитория арасында милли спорт төрен популярлаштыруга ярдәм итүен телгә алган иде.

«Тренировка барышында актер көрәштә үзенең осталыгын күрсәтте һәм спорт аша мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген ассызыклап, катнашучыларга үз тәҗрибәсе турында сөйләде. Алексей Абрамов, үз чиратында, мастер-класс үткәрде, көрәш техникасы һәм ярышларга әзерләнү серләре белән бүлеште», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading