16+

«Шаян ТВ» чираттагы проектын тәкъдим итте

18 ноябрь көнне «Шаян ТВ» каналы яңа медиапродукт тәкъдим итте.

18 ноябрь көнне «Шаян ТВ» каналы яңа медиапродукт тәкъдим итте.

Аның кысаларында татарча 100ләгән белем бирү чаралары, 1000 ләгән мультфильмнар һәм башка контент бер мәйданчыкта - «ШаянТВ.ру» сайтында эшләп киләчәк. 

Бүгеннән башлап әниләр һәм бәбиләр сайттан актуаль мәгълүмат, онлайн кинотеатр карый алачак. Шуны ассызыкларга була: фильмнар түләүсез һәм рекламасыз. Видеохостингның үзенчәлеге шунда ки, ул татарча милли стандартларга туры килә. Иң мөһиме ул — мобиль кушымталарда да урын ала. Әлбәттә, үзгәртелгән дизайн һәм бай функционал кулланучыларга ачык була. Димәк, барлык файдалы тупланма бер җирдә сакланачак.

Презентацияне «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев ачып җибәрде. Айдар әфәнде оештыручыларга иҗади уңышлар һәм үсеш теләде.

ТНВның генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов сүзен спонсорларга рәхмәт әйтүдән башлады. Алга таба сайтны тагы да камилләштерергә, ягъни архив материаллары белән эчтәлекне күләмләштерергә вәгъдә итте.

Күркәм җыелышу барлык килүчеләргә уңай тәэсирләр калдырды. Әлеге проектның старты яшь буынга зур мөмкинлекләр ача һәм киләчәккә яңа сулыш сыман ышаныч бирә.

Алинә Фәхретдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading