16+

Сәламәтлегегезне ныгыту өчен помело суы эчегез

Помело – сулыш юлларын чистарта һәм ялкынсынуны булдырмый торган җиләк-җимеш!

Помело – сулыш юлларын чистарта һәм ялкынсынуны булдырмый торган җиләк-җимеш!

Кытай галимнәре белдергәнчә, помело суы организмдагы ялкынсыну процессларын киметергә һәм сулыш юлларыннан лайланы чыгаруны җиңеләйтергә мөмкин. Сүз уңаеннан, цитруслар арасында иммунитетны ныгыту өчен иң файдалысы, С витаминына, калий һәм магнийга иң бае шулай ук – помело. Бу тикшеренү нәтиҗәләре Frontiers in Nutrition журналында басылып чыккан.

Лаборатор тычканнарда үткәрелгән тәҗрибәләр барышында әлеге цитрус эчемлеге үпкә тукымасының зарарлануын азайтуы һәм ялкынсыну күзәнәкләренең инфильтрациясен киметү хисабына трахеяда секрецияне көчәйтүгә ярдәм итүе ачыкланган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, помело согын куллануның уңай нәтиҗәсе күп санлы флавоноидлар – гесперидин, нарингин, байкалин һәм апигенин булу белән бәйле. Бу кушылмалар ачык антиоксидант һәм алар ялкынсынуга каршы көчле үзлекләргә ия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading