Катнашучылар укулар азагында Яңа ел концертында чыгыш ясый алачак.
Татарстан башкаласында 3 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр «Салават күпере» торак комплексы янындагы паркта хорның кышкы лабораториясе эшли башлый. Чарада 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
Остаханәдә катнашучылар үзләрен ишетергә һәм музыканы анализларга өйрәнәчәк, җырлау өчен кирәкле төп күнегүләрне үзләштерәчәк, яраткан композицияләрен өйрәнәчәк һәм паркта үткәреләчәк Яңа ел концертында чыгыш ясаячак. Программаның кураторы итеп җырчы, вокал буенча педагог, Yummy Music татар альтернатив музыкасы лейблы артисты Элина Ситдыйкова билгеләнгән.
Дәресләр парк остаханәсендә атнага ике тапкыр узачак:
-
чәршәмбе көннәрендә — 19:30,
-
шимбә көннәрендә — 15:00,
дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар