Клиптагы төп герой — гади генә умарта корты түгел, ә «без»ле корт. Ул балаларны чакыра, алар исә аннан кача… тик качып котылып булмый! Чөнки балалар да җитез, шаян, һәрчак шук. Җырның сүзләрендәгечә, «СалаваTik» төркемендәге балаларны да «безле умарта» чаккан диярсең. Кечкенә булуларына карамастан, алар бик актив: төрле концертларда чыгыш ясыйлар, бәйгеләрдә катнашалар һәм башка балалар өчен үрнәк булып торалар. «СалаваTik» балалар студиясенә йөрүче 60лап бала да алардан калышмый. Атна саен дәресләрдә катнашалар, яңадан-яңа күнекмәләр үзләштерәләр. Быел да нәни тамашачыларыбыз өчен Яңа ел бәйрәменә әкияти тамаша әзерлибез — программа яңалыкларга бай һәм кызыклы булачак», — ди «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
Быел «СалаваTik»лар үз тамашачыларын тагын бер кат гаҗәпләндерергә җыена! Башка еллардан аермалы буларак, быел аларның әкияти Яңа ел тамашасы бер генә концерт белән чикләнмәячәк. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм тантанасы ике көн дәвам итәчәк!
«Безнең нәни йолдызларыбыз һәр елны Яңа ел чарасын түземсезлек белән көтеп ала. Алар өчен бу – чын бәйрәм, ә безнең өчен – күңел җылысы бирә торган иҗади эш. Шуңа күрә быел без тамашаны тагын да киңрәк итеп үткәрергә булдык. Программа яңалыкларга, сюрпризларга бик бай булачак», – ди оештыручылар.
Кыскасы, быелгы әкияти тамаша – нәни тамашачылар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә онытылмаслык мизгелләргә бай булырга вәгъдә итә.
Комментарийлар