16+

Селфи ясаганда үлүчеләр саны арткан. Россиядә алар күпме?

Россия селфи ясаган вакытта һәлак булучылар илләр исемлегенең 3 урынында.

Россия селфи ясаган вакытта һәлак булучылар илләр исемлегенең 3 урынында.

Алдагы ике урында – Һиндстан белән АКШ. 2014 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрге бөтен дөнья яңалыкларын анализлаган Америка юристлары шундый исемлек төзегән. Алар зыян күрүчеләрнең гражданлыгын түгел, ә һәлакәт урынын исәпкә алганнар.

Шулай булгач, факт буенча безнең туристлар әле Шри-Ланка, Индонезия һәм башка курорт илләре статистикасына да кергән. Кызганычка, Алтай белән Кавказда гына түгел, анда да безнең туристлар белән фаҗигаләр булды. 

Селфи өчен иң куркыныч урыннар: тау һәм яр буе кыялары, күпкатлы йортларның түбәләре. Һәлак булучыларның яртысы диярлеге абынып яки таеп егылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading