16+

Сентябрьдән — яңа кагыйдәләр: Россиядә балаларны автобус белән йөртү өчен ГОСТ кертелә

Россиядә балаларны һәм мәктәп укучыларын йөртүгә кагылышлы яңа дәүләт стандарты — ГОСТ расланды.

Россиядә балаларны һәм мәктәп укучыларын йөртүгә кагылышлы яңа дәүләт стандарты — ГОСТ расланды.

Аны 2026 елның сентябреннән гамәлгә кертү планлаштырыла. Бу хакта Росстандарт хәбәр итте.

Яңа стандарт балалар ташу вакытында иминлекне көчәйтүгә һәм хәвефләр белән идарә итүнең бердәм системасын булдыруга юнәлтелгән. Документ транспорт процессының һәр этабын — рейска әзерләнүдән алып пассажирларны төшерүгә кадәр — колачлый.

ГОСТ нигезендә, транспорт компанияләре һәм җаваплы затлар маршрутның барлык этапларында даими рәвештә хәвефләрне бәяләргә тиеш булачак. Моннан тыш, потенциаль куркыныч тудырырга мөмкин булган вакыйгаларны һәм инцидентларны өзлексез күзәтеп бару таләбе дә кертелә.

Стандартта шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә эш итү алгоритмнары да аерым күрсәтелгән. Белгечләр фикеренчә, бу балаларны йөртү өлкәсендә хәвефсезлек дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга мөмкин.

Яңа кагыйдәләр мәктәп автобусларына һәм балалар төркемнәрен оешкан рәвештә йөртүче транспортка кагылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading