16+

Совет дипломы пенсия стажын арттырырга мөмкин

Татарстанда кайбер гражданнарның совет чорында алган белеме пенсия стажын исәпләгәндә ярдәм итә ала.

Татарстанда кайбер гражданнарның совет чорында алган белеме пенсия стажын исәпләгәндә ярдәм итә ала.

Әгәр югары уку йортында, техникумда, ординатурада яки аспирантурада уку 2002 елга кадәр булган икән, ул чор кайбер очракларда хезмәт стажына кертелергә мөмкин.

Ә 2002 елдан соң уку вакыты, кагыйдә буларак, стажга автомат рәвештә кертелми. Искәрмә — хезмәткәрне эш бирүче рәсми рәвештә укырга җибәргән очрак.

Пенсия өчен кирәкле стаж җитми икән, совет чорындагы уку елларын исәпкә алу мөмкинлеге буенча Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading