Фастфуд һәм ярымфабрикатлар шәһәр тормышының югары темпының бер өлешенә әверелде, алардан тулысынча баш тартуы кыен.
Мондый продуктлар тоз, шикәр белән тулган, ләкин клетчатка, витаминнар һәм минералларга ярлы. Республиканың җәмәгать сәламәтлеге һәм профилактика үзәге табиблары сәламәтлек белән бәйле проблемаларны булдырмау турында сөйләделәр.
"Шуны аңлау мөһим: сәламәтлек — кафеда бер төшке аш нәтиҗәсе түгел ул, ә гомуми картина нәтиҗәсе. Әгәр фастфуд адекват рационда сирәк опция булса, организм зыян күрмәячәк. Фастфуд күп булса, яшелчәләр өстәгез, су эчегез, йокыгызны һәм хәрәкәтегезне күзәтегез», – дип киңәш итә баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Рушан Вәлиев.
Тиз туклану йортларында табиблар киңәш итә:
• камырдан һәм тирән фритюрдан башка ризыкларга өстенлек бирергә ‑ гриль-тавык, стейк, пешкән балык;
• кечерәк порцияләрне сайларга;
• яшелчәләрдән, майлы салатлардан гарнир алырга;
• ашамлык болай да җитәрлек калорияле булса, өстәмә соуслар, сыр һәм бекон алмаска.
«Мондый стратегия фастфудны файдалы итми, әмма кан тамырларына һәм метаболизмга зыянны киметә, шулай ук көнлек калориялелек кысаларыннан ерак китмәскә ярдәм итә», – ди гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова.
Зарарсыз ярымфабрикатларны ничек сайларга?
• Составны укыганда, «соя аксымы», «үсемлек мае» һәм крахмал түгел, ә беренче итеп ит, балык, яшелчәләр булган ризыкларга өстенлек бирегез.
• Тоз микъдарына карарга.
• Май күләмен дөрес бәяләгез, майлы сырлар һәм майонез соуслары булган продуктларны кулланмагыз.
Компромисс вариант – ярымфабрикатны нигез итеп куллану, ләкин аны тулыландыру: пилмәннәргә — зур порция яшелчә салаты, пиццага – яшелчә тәлинкәсе алырга.
"Ашап-эчеп алулар – тыгыз графиклы типик картина. Гади генә файдалы ашамлыкларны: чикләвек, тулы бөртекле ипиләрне кул астында тотарга киңәш итәбез. Татлы эчемлекләрне һәм энергетикаларны су яки татлы булмаган чәй белән алыштырыгыз. Мөмкин булса, ризыкны үзегез алыгыз да утырып ашагыз", - дип өнди Рушан Вәлиев.
Әгәр ризыкның бер өлеше котылгысыз рәвештә фастфудка туры килә икән, бер көнгә иминият рационын формалаштыру файдалы.
• Иртәнге ашны гади ботка, омлет, җиләк-җимеш һәм чикләвек салынган эремчек яисә сыр һәм яшелчәләр белән тулыландырылган бөртекле тост белән ашау яхшырак – бу организмга аксым, клетчатка һәм файдалы майлар бирәчәк. Мондый иртәнге аш белән төшкә кадәр тук булачаксыз, бу исә иң авыр фастфудны сайлау ихтималын киметә.
• Рационда бер “контроль" ризык кабул итү булырга тиеш. Мисал өчен, кичке ашка сез алдан ук яшелчәләр, тулы ярма һәм уртача күләмдә аксым планлаштырасыз. Бу авырга туры килгән төшке ашны компенсацияләргә ярдәм итә.
Шулай ук йокы режимын саклау мөһим.
Хроник йокысызлык татлы һәм майлыга тартылуны көчәйтә, димәк, фастфудны тагын да җәлеп итүчәнрәк итә. Йокы турында кайгырту — профилактиканың мөһим өлеше, хәтта сезнең рационыгыз камил булмаса да.
"Ә гомумән фастфудны катгый тыю еш кына кешенең күпмедер вакыт тыелып торып, соңыннан элеккегә караганда да күбрәк ашавына китерә. Фастфудның чынбарлыкның бер өлеше икәнен танырга һәм аны ничек киметергә икәнлеге турында уйланырга кирәк», – ди Роза Алимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар