Бу хакта нәшриятның телеграм-каналында хәбәр ителә.
Айдар Гыймадиев моңарчы Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары вазифасын башкарды. Яңа вазыйфасында ул 17 ел дәвамында баш мөхәррир булып эшләгән Ленар Шәехне алмаштырды. Баш мөхәррир урынбасары итеп Венера Камалиева билгеләнде.
Айдар Гыймадиев һәм Венера Камалиева тәҗрибәле белгечләр, һөнәри юллары күп еллар дәвамында нәширлек эше белән тыгыз бәйләнешле. Коллегаларга яңа иҗади җиңүләр һәм һөнәри казанышлар телибез, диелә хәбәрдә.
Билгеле булганча, сентябрь башында Татарстан китап нәшриятының генераль директоры итеп Рөстәм Галиуллин билгеләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар