16+

Татарстан мөфтие: “Республикабызның иң зур казанышы – милләтара һәм динара тынычлык”

«Җәмгыятьтә аңлашып яшәү юк икән, татулык та булмаячак».

«Җәмгыятьтә аңлашып яшәү юк икән, татулык та булмаячак».

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның очрашуы нәтиҗәсе турында фикерен белдереп шулай диде.

–  Бу очрашуда әйтелгән төп фикер: җәмгыятьтә аңлашып яшәү юк икән, бернинди дә икътисади уңышларга ирешеп булмаячак. Җитәкчеләр хаклы: җәмгыятьтә тарткалаш булса, социаль-икътисади иминлеккә ирешеп булмый. Шуңа күрә Татарстан җәмгыятенең иң югары кыйммәте һәм республикабызның иң зур казанышы дип милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны саныйм. Моның артында, һичшиксез, республика хакимиятенең зирәклеге тора, алар җәмгыятькә Татарстан халыкларының барлык культураларына хөрмәт белән карауны үз үрнәкләрендә күрсәтәләр: бездә Болгар ислам академиясе Казанда православие гыйбадәтханәсен торгызу белән бер үк вакытта төзелде, Болгар белән Свияжск та бер чорда торгызылды, – ди мөфти. 
Ул мөфтият белән митрополиянең дә үзара элемтәдә булуын билгеләп үтте. Аныңча, бергә эшләп кенә уртак әхлакый кыйммәтләрне нәтиҗәле һәм ышанычлы итеп яклап була. 

– Сугышчан рухны күтәрү итү өчен, солдатлар янына хәзрәтләр атакайлар белән бергә алгы сызыкка йөриләр. Шундый сәфәрләрнең берсендә без атышлар астында калдык һәм барыбыз да бомбадан яшеренү урынына эләктек. Һәрберебез Аллаһы Тәгаләгә дога кылды һәм бертөрле нәрсәләр турында сорады. Аллаһ безне төрле итеп яратты. Россия халыкларының милли-дини гореф-гадәтләре төрле булса да, шул ук вакытта – уртак та. Россиядә барлык диннәр яхшылыкка, мәхәббәткә, намуска, ата-аналарга хөрмәт итәргә өйрәтә, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading