16+

Татарстан районнарының берсендә бала туган өчен түләү кертеләчәк

Татарстанның Мамадыш районында яңа муниципаль ярдәм чарасы — бала тапкан очракта түләү барлыкка киләчәк.

Татарстанның Мамадыш районында яңа муниципаль ярдәм чарасы — бала тапкан очракта түләү барлыкка киләчәк.

Бу районда бала тууны теркәүчеләргә 10 мең сум түләнәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсе өчен түләү күбрәк булачак — 20 мең сум. Шул ук вакытта гаиләнең Мамадыш районында яшәве мәҗбүри шарт булып тора. Тиешле документ коррупциягә каршы экспертизага ткишерүгә җибәрелгән.

«Демографик вәзгыятьне яхшырту һәм Мамадыш муниципаль районында халык саны кимүнең тискәре тенденцияләрен җиңеп чыгу максатларында < > > өстәмә социаль ярдәм чарасы — Мамадыш муниципаль районы гражданнарына бала (балалар) туганда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләргә», — диелә документта.

Түләүне билгеләү өчен әти-әниләр Мамадыш районы башкарма комитеты ЗАГСына мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.

Хәзер район составына Мамадыш шәһәре һәм 128 торак пункт керә. 2021 ел мәгълүматлары буенча, район халкы якынча 40 мең кеше тәшкил иткән, ул 10 елдан артык кимүен дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Россиядә икенче балага 912 мең сумлык ана капиталы каралган (әгәр элегрәк беренче балага сертификат кулланылмаган булса). Беренче бала туганда түләү 690 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие бар — 26,4 мең сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading