16+

Татарстанда 18 яшьлек егет мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән

Түбән Кама районында 18 яшьлек егет телефон мошенниклары корбаны булган.

Татарстанда 18 яшьлек егет мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән

Түбән Кама районында 18 яшьлек егет телефон мошенниклары корбаны булган.

Җинаятьчеләр аны алдап, гаиләсенең 2 миллион сумнан артык акчасын үзләренә күчертергә мәҗбүр иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, башта яшь кешегә үзен китерү хезмәте хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтыраткан. Ул SMS аша килгән кодны әйттереп алган.

Шуннан соң егет белән янәсе Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре элемтәгә кергән. Алар аның һәм гаиләсе турында шәхси мәгълүматлар куркыныч астында булуын әйтеп, куркуга салган.

Аннары яшүсмерне видеошалтырату аша сакланган линиягә тоташтырганнар һәм Максим исемле ялган кураторга тапшырганнар. Аның күрсәтмәләрен үтәп, егет туганнарының акчаларын җыйган һәм банкоматлар аша мошенникларның счетларына күчергән.

Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Полиция искәртә: телефон аша шалтыратучылар үзләрен дәүләт органнары, банк яки төрле хезмәтләр вәкилләре дип таныштырса да, аларга SMS кодларын, банк реквизитларын әйтергә һәм чит кешеләр кушуы буенча акча күчерергә ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading