16+

Татарстанда +27 градус! Сентябрь эсселеге чигенми

24 сентябрьдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Синоптиклар явым-төшем көтми.

24 сентябрьдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Синоптиклар явым-төшем көтми.

Төнлә һәм иртән температураның үзгәрүе сәбәпле, кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлек белән исәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә республикада һава температурасы +9...+14 градус тәшкил итәчәк. Казанда +12...+14 градус җылы була.

Көндез Татарстанда +22...+27 градуска кадәр җылытачак. Казанда термометрлар +24...+26 градус күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading