16+

Татарстанда 3 млрд сумлык яңа кәгазь фабрикасы төзеләчәк

Чаллы картон-кәгазь комбинатының (КБК) яңа кәгазь фабрикасы төзеләчәк.

Чаллы картон-кәгазь комбинатының (КБК) яңа кәгазь фабрикасы төзеләчәк.

Проектның бәясе 3 миллиард сумнан артып китә.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, төзелеш эшләре 2027 елның көзендә, иске бинаны сүткәннән соң башланачак. Фабрикада беренче кәгазь нигезләре 2029 елда җитештереләчәк дип планлаштырыла.

Проектның беренче чиратында еллык җитештерү куәте 35 мең тонна тәшкил итәчәк. Икенче чират гамәлгә кертелгәннән соң, бу күрсәткеч 70 мең тоннага кадәр артачак.

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә санитария-гигиена продукциясенә ихтыяҗ тотрыклы үсә. Әлеге сегментта еллык үсеш 4–10 процент тәшкил итә.

Чаллыда яңа фабрика эшли башлагач, Татарстанда бәдрәф кәгазе һәм башка санитария-гигиена продукциясе җитештерүчеләрне берләштергән махсус кластер барлыкка киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading