16+

Татарстанда 30 мартта +14 градуска кадәр җылытачак

30 март, дүшәмбе көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

30 март, дүшәмбе көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, көн дәвамында сизелерлек явым-төшем фаразланмый.

Төнлә һава температурасы +4…-1 градус чикләрендә булачак, ә көнчыгыш районнарда ул -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар кисәткәнчә, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү ихтималы саклана. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading