16+

Татарстанда август аенда нинди һава торышы көтелә?

Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августта эссене яшенле яңгырлар сүрелдерәчәк.

Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августта эссене яшенле яңгырлар сүрелдерәчәк.

Җәйнең соңгы аенда республикада нинди һава торышы көтелүе турында “Татар-информ”га “Метео” үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләгән. "Августның икенче декадасында Татарстанда һава температурасы түбәнәю көтелә, көндез – якынча 20 градус" дигән синоптик. Шуваловның сүзләренә караганда, соңгы җәйге айның өченче декадасында температура нормага якын булачак.

Нигездә, явым-төшем беренче декада ахырында көтелә, шулай ук бераз гына августның икенче декадасына да керәчәк. Аннары явым-төшем күләме аз булачак. Синоптик ассызыклаганча, августта бик эсселек күзәтелми. "Һава температурас 25-30 градус тирәсендә торачак " дигән Шувалов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading