16+

Татарстанда бәйрәм һәм ял көннәрендә медицина учреждениеләре ничек эшләячәк?

Татарстанда бәйрәм һәм ял көннәрендә медицина учреждениеләре махсус режимда эшләячәк.

Татарстанда бәйрәм һәм ял көннәрендә медицина учреждениеләре махсус режимда эшләячәк.

1 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәүләт медицина оешмаларының эш тәртибе турында мәгълүмат белән уртаклашабыз.

Бәйрәм һәм ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме эшчәнлеге көчәйтеләчәк, травмпунктлар һәм дежур хезмәтләр эшләячәк. Стационарларда махсуслаштырылган медицина ярдәме тәүлек әйләнәсендә барлык көннәрдә дә, шул исәптән планлы тәртиптә дә күрсәтеләчәк.

Амбулатор-поликлиник хезмәт планлы һәм кичектергесез тәртиптә эшләячәк. 3, 6 һәм 9 гыйнвар көннәрендә эш көчәйтеләчәк: тар профильле табиблар, рентген кабинетлары, лабораторияләр һәм башка диагностик бүлекләр кабул итәчәк. Илкүләм профилактик прививкалар календаре кысаларында һәм эпидемиологик күрсәткечләр буенча вакцинация үткәреләчәк.

Пренаталь диагностика кабинетлары, сөт-тарату пунктлары үз эшен дәвам итәчәк. ОРВИ билгеләре булган пациентларны аерым кабул итү өчен фильтр-кабинетлар эшләячәк, авыручыларга өйдә өстенлекле хезмәт күрсәтү каралган. Кичектергесез һәм ашыгыч медицина ярдәме тәүлек әйләнәсендә ашыгыч ярдәм бригадалары һәм медицина оешмаларының кабул-диагностика бүлекләре тарафыннан күрсәтеләчәк. Кичектергесез һәм планлы медицина ярдәме вакытында күрсәтелсен өчен, Татарстанда дару препаратлары, донор каны компонентлары һәм медицина эшләнмәләрнең кирәкле запасы булдырылган.

Медицина оешмаларында кабул итү сәгатьләре турында тулырак мәгълүматны регистратурада, мәгълүмат такталарында, рәсми социаль челтәрләрдә (госпабликларда), шулай ук медицина оешмаларының мәгълүмати ресурсларында белеп була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading