16+

Татарстанда балалар катнашындагы юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттырырга җыеналар

Татарстанда автомобильдә бала булган очракта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйландырырга ниятлиләр.

Татарстанда автомобильдә бала булган очракта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйландырырга ниятлиләр.

Тиешле закон проекты хәзер закон чыгаручылар советында карала.

Яңа тәкъдимнәр нигезендә, транспорт чарасы белән идарәне балага тапшырган өчен 50 мең сум күләмендә штраф кертү күздә тотыла. Әгәр машина руле артына исерек хәлдәге кеше утырган һәм ул бала йөрткән булса, хокук бозучыга шулай ук 50 мең сум штраф салыначак яки ул ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен дә шундый ук җәза каралган.

Моннан тыш, җитдирәк хокук бозулар очрагында, әгәр транспортта бала булуы ачыкланса, гаеплегә 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 мең сум күләмендә штраф яный.

Дәүләт Советында әлеге чараларны кертү кирәклеген узган елгы статистика белән аңлаталар. Республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә 13 бала-пассажир һәлак булган, тагын 184е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Россия буенча исә мондый аварияләр саны җиде меңнән артып киткән, аларда 328 бала гомере өзелгән.

Закон авторлары фикеренчә, штрафларны катгыйландыру балалар иминлеген арттырырга һәм юлларда җаваплылыкны көчәйтергә ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading