16+

Татарстанда бер елда 5,3 мең гектарда урманнар торгызылган

Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 5,3 мең гектар мәйданда башкарылган.

Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 5,3 мең гектар мәйданда башкарылган.

Бу хакта Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Равил Кузюров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республика урманнарының гомуми мәйданы 1,6 миллион гектардан артып китә, ә урманлылык дәрәҗәсе 22,5 процент тәшкил итә.

Хисап елында тармакның төп эшчәнлеге «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Урманнарны саклау» федераль проектына юнәлтелгән. Әлеге проектның төп күрсәткече – киселгән һәм һәлак булган урман мәйданнарына карата урман торгызу һәм үрчетү күләме – 100 проценттан да артыграк үтәлгән.

Шулай ук «Урман торгызу мәйданнарын урманнар урнашкан җирләргә кертү» индикаторы да уңышлы үтәлгән. Белгечләр тикшерүе нәтиҗәсендә 2,5 мең гектар мәйдандагы урман культуралары рәсми рәвештә урман җирләре составына кертелгән.

Узган елда урман фонды җирләрендә турыдан-туры урман торгызу эшләре 2,8 мең гектарда башкарылган, шуның 1,6 мең гектары «Экологик иминлек» проекты кысаларында үтәлгән.

Моннан тыш, «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы буенча 902 гектарда эрозиягә каршы агачлар утыртылган. Министрлыкка караган учреждениеләр исә 1100 гектар мәйданда парник газлары чыгаруны компенсацияләү максатында саклаучы урман утыртмалары булдырган.

2025 ел дәвамында тагын 533 гектар мәйданда компенсацияләү юнәлешендә урман торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган.

ТР Экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading