Татарстанда грипп белән авыручылар саны яңадан үсеш күрсәтә.
Узган атнада республикада 114 грипп очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, вазгыять атна саен үзгәрә — грипп өлеше үсештә, бигрәк тә 7–14 яшьлек балалар арасында.
"Монда мәктәпләрдәге фильтрлар зур роль уйный. Уку елы башыннан бирле сигез меңгә якын бала уку учреждениеләренә йөрүдән читләштерелде," — дип билгеләп үткән Авдонина.
Гомумән алганда, узган атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 10 008 кеше авырган. Бу күрсәткеч алдыңгы атна белән чагыштырганда 11 процентка югарырак, әмма эпидемия бусагасыннан 34 процентка түбәнрәк булып кала.
Белгечләр сезонлы вируслардан саклану өчен иммунитетны ныгыту, җәмәгать урыннарында саклык чараларын үтәү һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итүне киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар