16+

Татарстанда яңа ел төнендә беренче булып ике малай туды

Татарстанда яңа ел төнендә 18 бала туган.

Татарстанда яңа ел төнендә 18 бала туган.

Казанның 7 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә беренче булып ике малай дөньяга килгән, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә 47 бала туган, шуларның 21 малай Һәм 26 кыз. 1 гыйнварда иртәнге 00:00дән 08:00гә кадәр 8 малай һәм 10 кыз дөньяга килгән. Беренче яңа туган балалар 0:45тә туган. Малайларның хәле канәгатьләнерлек, сабыйларның авырлыгы 2,8 һәм аннан да күбрәк илограммг.

Элегрәк Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Айгөл Хурамшина ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында республикада туучылар санының тотрыклы кимүе күзәтелүе турында сөйләде. Ул вакытта ул билгеләп үткәнчә, фаразлар буенча, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда якынча 38,8-35,9 мең бала туарга тиеш.

Июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан туучылар санының суммар коэффициенты буенча Россия төбәкләре арасында 40 нчы урынны алды. Күрсәткеч 1,5 дәрәҗәсендә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading