16+

Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

30 июньдә Татарстан территориясендә һава торышы үзгәрүчән булачак.

30 июньдә Татарстан территориясендә һава торышы үзгәрүчән булачак.

Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, республикада яңгырлар һәм көчле җил көтелә.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, көн дәвамында һава аязучан болытлы булачак. Кайбер районнарда яңгырлар явачак, ә Татарстанның көнчыгыш өлешендә көчле явым-төшемнәр булырга мөмкин.

Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыш юнәлештә исәчәк. Аның тизлеге 8–13 м/с тәшкил итәчәк, урыны белән җил 17–22 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +10…+15 градус тәшкил иткән. Көндез республикада +18…+23 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading