16+

Татарстанда йөк машинасы белән авариядә бер яшьлек сабый үлгән

Татарстанда Биектау районы аша узучы трассада йөк машинасы белән авариядә бер яшьлек сабый үлгән.

Татарстанда Биектау районы аша узучы трассада йөк машинасы белән авариядә бер яшьлек сабый үлгән.

Тизлекне арттырган җиңел автомобиль юл кырыенда торган фурага килеп бәрелгән.

Бүген кич Татарстанның Биектау районында М7 трассасының 823 нче чакрымында Hyundai автомобиле рулендә 39 яшьлек хатын-кыз машина йөртүче юл читенә тукталган йөк машинасы белән бәрелешкән.
Авариядә шофер хатынның бер яшьлек кызы үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, 1 октябрь көнне 18 сәгать 25 минутта «Хундай» машинасын йөртүче 39 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттырган. Машина юл читендә торган «Шакман» йөк машинасына килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр полициядә.

Авариядән соң җиңел машина йөртүченең кызы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Хәзер тикшерү бара. 



 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading