«Россия эше» порталында татарстанлылар өчен беренче 32 белем бирү программасы ачык инде. Яңа белгечлекләр өчен программалар сайлау дәвам итә, һәм якын арада яңа күнекмәләрне һәм компетенцияләрне үстерергә теләүчеләргә башка вариантлар да ачык булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, укытуны оештыру хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, вазыйфалар һәм белгечлекләр исемлеге нигезендә алып барыла. Алар арасында бухгалтер, мәгълүматлар базасы администраторы, веб-разработчик, автобус һәм йөк автомобиле йөртүчеләре, кунакханә администраторы, техник ярдәм күрсәтү белгечләре, тегүче һәм башкалар.
Комментарийлар