16+

Татарстанда кайбер һөнәрчелек товарларын маркировкалау таләп ителмәячәк

Татарстанда һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр җитештергән кайбер товарларны мәҗбүри маркировкалау таләбе бетерелде.

Татарстанда һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр җитештергән кайбер товарларны мәҗбүри маркировкалау таләбе бетерелде.

Бу хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Карарда һөнәрчеләр ясаган һәм махсус идентификация билгеләре (маркировка) куярга кирәк булмаган продукция исемлеге расланган.

Исемлеккә, беренче чиратта, төрле кием-салым керә. Алар арасында:

* табигый һәм композицион күннән тегелгән киемнәр;
* трикотаж блузкалар, блузоннар;
* пальто, ярымпальто, накидка, плащлар;
* курткалар (шул исәптән чаңгы курткалары), ветровка һәм штормовкалар;
* ясалма мехтан һәм фетрдан тегелгән өске кием;
* трикотаж яки бәйләнгән пальто, куртка, анораклар.

Моннан тыш, маркировкадан азат ителгән әйберләр арасында ир-атлар күлмәкләре, хатын-кызлар блузкалары, шәлләр, шарфлар, кашне, галстуклар һәм күбәләк галстуклар, яулыклар да бар.

Шулай ук спорт һәм чаңгы костюмнары, костюмнар, пиджаклар, блайзерлар, чалбарлар, комбинезоннар, шорты, жакетлар, күлмәкләр, итәкләр, свитерлар, пуловерлар, кардиганнар һәм жилетлар да әлеге исемлеккә кертелгән.

Әлеге карар һөнәрчеләр өчен эшне җиңеләйтү максатыннан кабул ителде.
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading