Фаразлар буенча, республикада беренче кар ай ахырында фаразлана.
Скопировать ссылку
Фаразлар буенча, республикада беренче кар ай ахырында фаразлана.
Метеорологлар фаразлавынча, Татарстан халкы беренче карны октябрьнең соңгы көннәрендә үк күрә алыр. «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, беренче озакка сузылмый торган кар катламы октябрь һәм ноябрь чикләрендә ятачак. Тик, экспертлар фаразлавынча, ул тиз эреп бетәчәк.
"Беренче кар һәрвакыт вакытлыча гына. Чын кыш соңрак, даими кар капламы урнашкач киләчәк. Бу ноябрь ахырына якынрак булыр дип көтәбез", - дигән Шувалов.
Синоптик аңлатканча, беренче кар белән тотрыклы кар капламы формалашу арасында гадәттә бер айга якын вакыт уза. Бу туфрак һәм һава температурасының акрынлап түбәнәюе белән бәйле, бу исә кар катламын саклау өчен шартлар тудыра.
Комментарийлар