16+

Казанда карның кайчан явачагы билгеле

Казан халкына октябрьдә үк юеш кар күрергә туры килергә мөмкин.

Казан халкына октябрьдә үк юеш кар күрергә туры килергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости журналистларына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән, Казанда һәм Ульяновскида октябрь аенда юеш кар явуы көтелә. Ә Екатеринбургта беренче кар инде 2–3 октябрьдә явачак дип фаразлана.

Иң кызыгы: быел беренче кар Россиянең кайбер төбәкләренә инде сентябрь ахырында төшкән. 29 сентябрьдә Байкал арты краенда һәм Бурятиядә кар яуган.

Казанга да кыш «ишек шакырга» тора дияргә була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading