Татарстан Республикасында махсус оештырылган 35 урында, Казанны да кертеп, барлыгы 11507 баш мал чалынды, шуның 58 е – эре мөгезле терлек. Казанның үзендә 17 корбан чалу урынында 5800 баш хайван чалынды.
Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды социаль акция кысаларында халыкның мохтаҗ катламнарына тарату өчен 218 баш вак мөгезле терлек һәм 3 сыер чалды. Шулай итеп, быел Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды 4 тоннага якын корбан итен мохтаҗларга тарата һәм социаль проектларга җибәрә. Атна дәвамында 1,5 тонна ит 500 дән артык мохтаҗга – аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә өләшенә; шулай ук 300 кг ит Татарстанның 6 социаль учреждениесенә тапшырыла. Итнең калган өлешен «Зәкят» фонды суыткычларга саклауга куя һәм ел дәвамында проектларны тормышка ашырганда кулланырга ниятли.
Шулай итеп, 2025 елда Татарстан районнарында һәм Казанда махсус корбан чалу урыннарында, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан чалынган корбаннарны да исәпкә алып, барлыгы 11728 баш мал корбан кылынды.
Татарстан буенча махсус урыннарда 2024 елда – 11007, 2023 елда 13806 баш мал чалынды.
Комментарийлар