Татарстанда 880 махсус мәйданчыкта пиротехника кулланырга мөмкин булачак.
Скопировать ссылку
Татарстанда 880 махсус мәйданчыкта пиротехника кулланырга мөмкин булачак.
Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сөйләде.
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе инициативасы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында карар чыгарылды, анда пиротехник эшләнмәләрне куллану буенча чикләү чаралары, янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән превентив чаралар күрү каралган», — дип белдерде ул.
Карар белән пиротехниканы куллану буенча чикләүләр сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, юллар чикләреннән 30 метр чикләрендә кертелә, дип аңлатты ул.
Комментарийлар