Татарстанда контракт буенча хезмәт өчен медиклар җыю ачылган.
Скопировать ссылку
Татарстанда контракт буенча хезмәт өчен медиклар җыю ачылган.
Ул махсус шартларда төзелә – пилотсыз системалар гаскәрләрендәге кебек үк: контракт автомат рәвештә озайтылмаячак, хезмәт бары тик медицина хәрби вазыйфаларында гына узачак. Бу хакта «Татар-информ» га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләгән.
«Бердәнбер искәрмә шунда ки, пилотсыз системалар гаскәрләрендәге кебек берничә ай дәвамында укыту булмаячак. Чөнки табиблар-ул инде квалификацияле белгечләр. Контракт төзегәннән соң аларга шулай ук барлык түләүләр һәм ташламалар каралачак», – дип сөйләгән Егор Горячев.
1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә. Нәкъ менә Татарстанда бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Комментарийлар