16+

Татарстанда томан көтелә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга чакыра

6 августка каршы төндә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә.

6 августка каршы төндә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә.

Күрү ераклыгы кимү сәбәпле, республика халкына юлларда һәм урамнарда аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә автомобиль юлларын чыкканда мөмкин булганча җир өсте яки җир асты кичүләреннән генә файдаланырга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, коткаручылар балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, шулай ук өлкән яшьтәгеләргә һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм күрсәтергә чакыра.

Юлга чыгучыларга һава шартларын исәпкә алып, мөмкин кадәр сак йөрергә киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading