16+

Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар арткан: талпаннар да чигенми

Татарстанда быел тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта башлаган.

Татарстанда быел тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта башлаган.

Ел башыннан бөер синдромы белән геморрагик бизгәкнең (ГЛПС) 104 очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 94 булган.  Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада әлеге авыруның таралуы һәр 3-4 ел саен күзәтелә торган цикллы күтәрелеш белән бәйле.  Белгечләр әйтүенчә, авыручыларның яртысы диярлек инфекцияне махсус эшкәртелмәгән урман территорияләрендә йоктырган. Шуңа күрә табигатькә чыкканда саклык чараларын үтәү аеруча мөһим.

 Шул ук вакытта Татарстанда талпан тешләү очраклары кимегән. Быел сезон башыннан медицина учреждениеләренә 3249 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган ел бу сан 5270кә җиткән булган. Роспотребнадзор моны салкын һәм яңгырлы һава торышы белән аңлата.  Ләкин белгечләр тынычланырга киңәш итми.

Июньнең беренче яртысында, хәтта июль аенда да талпан активлыгы артуы мөмкин. Шуңа күрә урманга яки паркларга барганда ябык кием кияргә, тәнне һәм киемнәрне даими тикшереп торырга кирәк.  

Әгәр талпан тешләгән икән, табиблар кичекмәстән медицина ярдәме сорарга киңәш итә. Белгечкә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаган очракта, талпанны махсус җайланма ярдәмендә сак кына алырга мөмкин. Әмма аны ташларга ярамый: талпанны лабораториягә тикшерү өчен тапшыру мөһим. Нәтиҗәләр буенча иммуноглобулин кертү яки антибиотиклар билгеләү турында карар кабул ителә.  

Моннан тыш, Роспотребнадзор ата-аналарга балалар өчен җәйге лагерь сайлаганда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Санитар-эпидемиологик бәяләмә алмаган лагерьлар балалар кабул итәргә тиеш түгел. Белгечләр рәсми федераль лагерьлар реестрыннан файдаланырга чакыра.  Быел Татарстанда барлыгы 1446 җәйге сәламәтләндерү учреждениесе эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading