16+

Татарстандагы бер авылны бетерделәр

Нурлат районындагы Покровский бистәсе торак пункт булудан туктады.

Нурлат районындагы Покровский бистәсе торак пункт булудан туктады.

Тиешле закон проектын Дәүләт Советы депутатлары хуплады.
“Бистә Яңа Тумба авыл җирлеге территориясенә карый. Покровский бистәсендә яшәүче калмады. Һәм ул торак пункт билгеләрен югалтты, алга таба үсеш перспективалары да күренми. Анда шулай ук юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни һәм көнкүреш объектлары, сәүдә объектлары, торак йортлар, корылмалар, башка күчемсез милек объектлары юк. Яңа Тумба авыл җирлеге халкы торак пунктны бетерү инициативасын хуплады”, – дип сөйләде Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышында

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading