Үзәк Банк статистикасыннан күренгәнчә, россиялеләрнең мошенникларга күчергән акчаның 40 проценты кредитка алынган.
Моның белән 1 марттан башлап гамәлгә кергән һәм россиялеләргә үзләренә кредит алуны тыярга мөмкинлек бирә торган закон көрәшергә тиеш.
Ул кредит җыючы һәм мошенникларга акча җибәрүче потенциаль корбаннар өчен генә түгел, ә "кредит наркоманнары" өчен дә яклау булачак. Соңгылары ниндидер ошаган кием-салым, әйберне күреп алып, кулланучылар займын рәсмиләштерә дә бурычка кереп бата. Ә кайчак аферистлар кешенең паспорт мәгълүматларына ия була һәм микрофинанс оешмаларында бернәрсәдән дә шикләнмәгән россиялегә ссудалар ала.
Саннар министрлыгы күрсәткеченә караганда, үзләренә кредит бирүне тыю белән 1, 2, 3 март көннәрендә 1,7 миллион кеше файдаланган.
Гариза бирүченең уртача яше – 53. Кредит бирүгә тыю буенча гариза бирүчеләрнең иң күбе Самарадан:
– Мәскәү — 351 мең.
– Санкт-Петербург - 143,9 мең.
– Мәскәү өлкәсендә -112,3 мең.
– Краснодарда - 69,3 мең
– Свердловск өлкәсе- 50,5 мең.
– Ростов өлкәсендә – 43,5 мең.
– Башкортостан – 42,7 мең.
– Новосибирскта – 42,4 мең.
– Татарстанда – 41,8 мең.
– Түбән Новгород өлкәсе – 37,6 мең.
Россия кешеләре үзләренә кредит бирүне тыюны «Госуслуги» аркылы эшләп була.
Моның өчен:
– «Госуслуги» порталында теркәлергә кирәк.
– Хезмәтләр исемлегендә «Установление запрета на выдачу кредита» бүлеген табыгыз.
– Анкета тутырыгыз (үзегез турында мәгълүмат, ФИО, туган көн, паспорт мәгълүматлары һәм яшәү урыны).
– Тыюны теркәү өчен гариза җибәрегез.
– Тыюны теркәүләре турында банклардан хәбәр көтегез.
Тыюны транспорт һәм ипотека кредитларына, дәүләт ярдәме кысаларындагы белем бирү кредитларына куеп булмый.
Кредитларга үз-үзеңә тыю билгеләүнең плюслары һәм минуслары:
Плюслары – үз-үзеңә тыю билгеләү, мошенниклардан сакланырга ярдәм итә. Шулай ук уйланмаган сатып алулардан да коткарырга мөмкин. Кредитлар берничә минут эчендә онлайн гына бирелә, ә тыюны бетерү өчен банкка барып йөрисе булса, кире уйлау шансы бар.
Минусы да бар: әгәр кредит алырга җыенасыз икән, банк бүлекчәсенә барырга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар