Үсемчелек белән шөгыльләнә башлавына ун елдан артык вакыт узган. Ул да эшне дәвам итү-итмәү турында уйлана.
— Орлык чистарта торган агрегатларны ничә ел буе тупладык. Бөтен җиһазлар шуңа көйләнгән. Яңа трактор алдык. Шуларны уйлыйсың да, эшне туктатырга кул бармый. Шул ук вакытта киләсе елга чәчүгә чыгарга акча да кирәк.
Икмәк бәясе инде ничә ел 9–10 сум тирәсе. Ә ягулык кыйммәтләнә. Басуны алтышар-җидешәр кат, көздән икешәр кат эшкәртергә туры килә. Ягулык күп кирәк. Болардан тыш, ашлама һәм үсемлекләрне саклау чаралары да кыйммәт.
Раушан Ситдыйков
Элегрәк люцерна орлыгын саткан акча коткара иде. Аның килограммы 200 сум торган вакытлар да булды. Соңгы ике елда анысы да начар сатыла. Былтыргы уңыш та сатылмаган. Гадәттә, аны Яңа елдан соң ала башлыйлар. Бәясе ничегрәк булыр, сатылырмы дип борчылып торабыз, — ди фермер.
— Беренче катыннан әйләнеп килгәнче, икенче покос өлгерде. Аны чабып җыеп бетергәнче, өченчесе өлгергән иде инде. Көз коры килгәч, көтүләр дә быел соң керде. Анысы да азык запасын экономияләргә мөмкинлек бирде, — ди ул.
Фәнис абый фикеренчә, эшлим дигән кешегә авылда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Исәнлек һәм тынычлык кына кирәк, ди ул.
Комментарийлар