16+

Татарстанда гриппка каршы прививка ясатырга соңгы мөмкинлек

Татарстанда грипп сезонына әзерлек дәвам итә.

Татарстанда грипп сезонына әзерлек дәвам итә.

Республикада гриппка каршы вакцинация кампаниясен 1 декабрьгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Прививка ясатырга өлгермәгәннәр өчен тагын бер мөмкинлек бар: медицина учреждениеләренә өстәмә 377 мең доза вакцина кайтарылган.

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКС каналында хәбәр иткән.

Министр аңлатканча, вакцина ясату өчен алдан язылу таләп ителми. Моның өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк — прививка табиб тикшерүеннән соң гына ясала.

Димәк, гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләргә озакка сузмаска киңәш ителә: республикада вакцинация кампаниясен декабрь башына кадәр тәмамларга ниятлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading