16+

Татарстанлыларга республикада нинди социаль ярдәм чаралары гамәлдә?

Республикада балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары кертелде.

Республикада балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары кертелде.

Аларның берсе яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка (вакытлыча куллану) алып тору пунктларын булдыруга юнәлдерелгән. Мондый ярдәмнән яшь ярымга кадәр бала тәрбияләүче, көллият яки югары уку йортлары студентлары булган 25 яшькә кадәрге әти-әниләр, шулай ук 30 яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләр яки ялгыз әти-әниләр файдалана алачак. Санап үтелгән критерийларга туры килгән татарстанлылар вакытлыча һәм түләүсез нигездә коляска, карават, ходунки, чана-коляскалар алу мөмкинлегенә ия булачак.  Ярдәм чарасыннан социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә беренче ноябрьдән файдалана башлаячаклар.

Киләсе ярдәм чарасы-акчалата. Көндезге бүлектә укучы, Россия гражданнары булган һәм Татарстанда теркәлгән йөкле студент кызларга йөз мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин. Булачак әниләргә 23 яшьтән дә артык булмаска тиеш. Республика матди ярдәм үзәге бүлегендә йөклелекнең 12 атнасыннан гаризаны яшәү урыны буенча бирергә мөмкин.

Ә Татарстанның күп балалы гаиләләре хәзер үз балаларын укыту бәясенең 30 процентын компенсацияли ала. Сүз урта һөнәри белем бирү оешмалары турында бара, ул быелның 1 сентябреннән башлап көндезге уку формасында башланды. Студентка 18 дән 23 яшькә кадәр булырга тиеш. Әти-әниләр дә, яшьләр үзләре дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Карар беренче ноябрьдән үз көченә керә.

Яңа ярдәм чаралары Владимир Путин кушуы буенча «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән башланып китте. Ташламалар яшь гаиләләргә кыенлыкларны җиңәргә, шулай ук балалы гаиләләрнең социаль яклануын арттырырга ярдәм итәргә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading