16+

Татарстанны эсселек били: бүген һава температурасы +33 градуска кадәр җитәчәк

18 майда Татарстанда җәйге эссе һава торышы саклана.

18 майда Татарстанда җәйге эссе һава торышы саклана.

Синоптиклар фаразлавынча, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, әмма явым-төшем булмаячак.

Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итә. Көндез кайбер районнарда җилнең көчәюе дә ихтимал — урыны белән 13 м/с ка кадәр җитәчәк.

Төнлә республикада һава температурасы +9...+14 градус чикләрендә сакланды, ә көнбатыш районнарда +18 градуска кадәр күтәрелде. Көндез исә һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак.

Казанда да коры һәм җылы һава торышы көтелә. Башкалада көндез термометр баганалары +30...+32 градус күрсәтәчәк. Җилнең тизлеге 4–9 м/с булачак, урыны белән көчәйгән вакытлары да мөмкин.

Синоптиклар мондый эссе көннәрдә күбрәк су эчәргә, озак вакыт кояш астында йөрмәскә һәм бигрәк тә көндезге сәгатьләрдә сак булырга киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading