16+

Татарстанны яңа чакырылыш Дәүләт Думасында 13 депутат тәкъдим итәчәк

Татарстаннан яңа чакырылыш Дәүләт Думасына 13 депутат сайланды. Аларның 11е «Единая Россия», берсе ЛДПР, берсе «Новые Люди» партиясеннән.

Татарстаннан яңа чакырылыш Дәүләт Думасына 13 депутат сайланды. Аларның 11е «Единая Россия», берсе ЛДПР, берсе «Новые Люди» партиясеннән.

«Единая Россия»дән Дәүләт Думасына Илья Вольфсон, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Марсель Шәйдуллин, Марат Нуриев, Айдар Метшин, Максим Топилин, Җәүдәт Салихов, Ирек Богуславский, Руслан Гаджиев һәм Анатолий Иванов үтте.

ЛДПРны парламентта Руслан Йосыпов, «Новые Люди» партиясен Әмир Хәмитов тәкъдим итәчәк.

Сәяси экспертлар Татарстандагы сайлау нәтиҗәләренә дә бәя бирде. «Петербург сәясәте» фонды президенты Михаил Виноградов республикада сайлаучыларның активлыгын һәм Татарстанның электораль моделенең тотрыклылыгын билгеләп үтте. Сәяси анализ үзәге директоры Павел Данилин исә нәтиҗәләрне республика белән федераль үзәк арасындагы хезмәттәшлек үзенчәлекләре белән бәйләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading