16+

Татарстанның бер районында тарихи сәүдәгәр йортын инвесторларга бер сумга тәкъдим итәләр

Тәтеш шәһәрендә мәдәни мирас объекты булган тарихи йортны инвесторларга символик бәягә — бер сумга сатып алырга тәкъдим итәләр.

Тәтеш шәһәрендә мәдәни мирас объекты булган тарихи йортны инвесторларга символик бәягә — бер сумга сатып алырга тәкъдим итәләр.

Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итте.

Сүз икенче гильдия сәүдәгәр Петр Ашмарин йорты турында бара. Агачтан салынган әлеге бина Тәтешнең тарихи өлешендә урнашкан һәм муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып санала.

Петр Ашмарин шәһәрнең танылган эшмәкәрләреннән булган. Аның «Зингер» тегү машиналары сату кибете эшләгән. Шулай ук ул шәһәр Думасы депутаты, земство управасы башлыгы һәм Крестовоздвиженский чиркәвенең чиркәү старостасы вазифаларын башкарган, хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнгән.

«Объект өчен 1 сум» программасы кысаларында инвестор бинаны символик бәягә ала, әмма аны билгеләнгән вакыт эчендә реставрацияләргә тиеш. Барлык шартлар үтәлгән очракта, тарихи бинаны яңартып, киләчәктә файдалануга тапшыру мөмкин булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading