16+

Татарстанның бер шәһәрендә кабер казуга бәяләр арткан

Карарны Башкарма комитет башлыгы имзалаган.

Карарны Башкарма комитет башлыгы имзалаган.

Чаллыда шәһәр хуҗалыгы дирекциясе хезмәтләренә яңа бәяләр расланган. Тиешле документны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов имзалаган.
Әйтик, хәзер бер кабер өчен тиешле җайланма белән җир казу 3407,63 сум (элек - 2553,62 сум), җәй көне кабер казу – 9438,55 сум, кышын шул ук хезмәт күрсәтү – 15935,22 сумга төшәчәк.

Терлекләрне кремацияләү кыйммәтләнмәгән: индивидуаль тәртиптә бу хезмәт 4737,75 сум торачак, гомуми тәртиптә – 2845,74 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading