16+

Тавыш ничек тарала, көзге нигә күрсәтә?

Физика серләрен мультфильм аша ачалар.

Физика серләрен мультфильм аша ачалар.

Физика дәресендә өйрәнгән законнарның көндәлек тормышта ничек эшләве турында уйланганыгыз бармы? Ни өчен көзгедә үзебезне күрәбез, тавыш бер урыннан икенчесенә ничек барып җитә? Татарстанда балаларга шушы һәм башка кызыклы сорауларга җавап табарга ярдәм итүче мультсериал төшергәннәр.

«Физика-химия алгарышы» («Физико-химический прорыв») республика мәгариф проекты сайтында «Это физики закон» дип аталган яңа мультсериалның беренче серияләре дөнья күрде.

Аның төп геройлары — Профессор һәм һәрнәрсәне белергә теләүче укучы Алик. Икесе бергә физика дөньясына сәяхәт итә, гадәти күренешләрнең серенә төшенә. Яктылыкның чагылуы һәм сынуы, тавышның таралуы кебек катлаулы тоелган темаларны да алар гади мисаллар аша аңлата.

Мультфильмның үзенчәлеге шунда — ул балаларга коры кагыйдәләр ятлатмый, ә тирә-якка игътибар белән карарга, уйланырга һәм үзләре нәтиҗә ясарга өйрәтә. Баксаң, физика дәреслектә генә түгел, ә һәр адымда икән!

физ. фото реклама

Барлыгы 12 серия әзерләнә. Аларның күбесе инде төгәлләнү алдында, хәзер соңгы эшкәртү эшләре бара. Мультсериалны 2026 ел ахырына кадәр тулысынча тамашачыга тәкъдим итәргә ниятлиләр.

Яңа мультсериал Татарстанда гамәлгә ашырылучы «Физика-химия алгарышы» проекты кысаларында төшерелгән. Әлеге проект мәктәп укучыларында физика һәм химия фәннәренә кызыксыну уятуга, яшь талантларга һәм укытучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Мультсериалның беренче серияләрен физхимпрорыв. рф сайтында карарга мөмкин.

Бәлки, шушы мультфильмны караганнан соң, балагыз физика дәресенә бөтенләй башка күз белән карый башлар. Кем белә, бәлки, булачак зур галимнең фәнгә беренче адымы нәкъ менә шуннан башланыр!

физ. фото архив

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading