16+

Тилчә турында имеш-мимешләргә ышанмагыз: Киров өлкәсендә карантин юк

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Киров өлкәсендәге Вятскополянск районының Кулыги авылында тилчә авыруы таралган дигән хәбәрне кире кага.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Киров өлкәсендәге Вятскополянск районының Кулыги авылында тилчә авыруы таралган дигән хәбәрне кире кага.

Билгеле булганча, "ВКонтакте" челтәрендә, MAX мессенджерында һәм башка ресурсларда Киров өлкәсендә терлек авыруы аркасында карантин кертелгән дигән хәбәр таралды.

“Мәгълүматлар чынбарлыкка туры килми: тилчә авыруы очраклары теркәлмәгән, карантин кертелмәгән”, – диелә ведомство хәбәрендә. Шуңа бәйлә рәвештә халыкны рәсми чыганакларга гына таянырга чакыралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading