ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты депутатлары Татарстан территориясендә алкогольсез тонизиручы эчемлекләр, шул исәптән энергетик эчемлекләрне сатуны тыю һәм чикләү турындагы закон проектын хуплады.
Закон проекты белән, аерым алганда, мәгариф һәм медицина объектларында, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт объектларында мондый эчемлекләрне сатуны тыю тәкъдим ителә. Моннан тыш, халык алдында чаралар уздыру вакытында аларны халык күпләп җыела торган урыннарда сатуны чикләргә тәкъдим ителде.
"Әлеге проект ел дәвамында экспертлар, юристлар, күзәтчелек органнарын җәлеп итеп эшләнде. Энергетикларның балалар организмына гына түгел, өлкәннәр организмына да зыяны турында төрле чыганакларда күп әйтелә. Әмма бу халыкны аларны бөтен җирдә кулланудан туктатмый", - диде ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.
Ул билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә әлеге продуктны балигъ булмаганнарга сату тыелган. «Россия Федерациясенең башка субъектларыннан, ә бу 60 тан артык төбәктән коллегаларыбыз үз территорияләрендә энергетикларны сатуны чикләделәр. Без дә, барлык фикер алышуларны исәпкә алып, Татарстанда мондый җайга салуның кирәклеге турында фикергә килдек», – дип ассызыклады Хөсәенов.
Дәүләт Советы депутаты Артур Абдулҗанов соңгы биш елда ваклап сатуда энергетик эчемлекләр сату үсеше 40% ка арткан, дип өстәде. Шул ук вакытта мондый эчемлекләрне кулланучыларның 90% ы – 12 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләр, дип билгеләп үтте ул.
«Энергетик эчемлекләр-ул кофеин, шикәр һәм, җитештерүчеләр раслаганча, витаминнар, аминокислоталар катнашмасы. Сәламәтлек саклау өлкәсендә экспертлар төгәл җавап бирмәделәр, әмма мондый эчемлекләрнең сәламәтлек өчен файдасын расламадылар. Күбрәк тискәре йогынтысы турында сөйлиләр. Боларның барысы нәтиҗәсе буларак-яшьләр сәламәтлегенә тәэсире, әлеге эчемлекләрне кулланучыларның үз-үзләрен девиант тотышы. Өстәвенә, әгәр дә без бу эчемлекләрнең бер банкасын көнгә кулланырга мөмкин дип уйласак, яшьләр монда чикләүләр белми», - дип белдерде Габделҗанов.
Ул кертелә торган чикләүләр «билгеле бер җимеш бирәчәк» дип ышана. Депутат сүзләренчә, закон нәтиҗәлелегенә мониторинг уздыру, билгеле бер статистика алып бару планлаштырыла.
«Без тискәре йогынты ясый торган әйберләрне яшьләр тупланган объектлардан читкә этәрергә телибез. Башка регионнар тәҗрибәсе мондый чикләүләрнең уңай йогынты ясавын күрсәтә. Бу эксперимент түгел, бу закон проекты, шуңа күрә мин безгә бу эшкә кушылырга кирәк дип саныйм», – дип билгеләде парламентарий.
Депутатлар хуплаган башка закон проекты белән административ хокук бозулар турында ТР Кодексына әлеге таләпләрне бозган өчен җаваплылык билгели торган маддә өстәргә тәкъдим ителә.
Җаваплылыкны гражданнарга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 150 мең сумга кадәр административ штрафлар рәвешендә билгеләргә тәкъдим ителә.
Комитет ТР Дәүләт Советына закон проектларын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Законнар кабул ителгән очракта алар 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар