16+

Түбән Камадагы фаҗига: авыр хәлдәгеләр Казанга күчерелгән, 10 кеше Мәскәү клиникаларына озатылган

Түбән Камадагы фаҗигадән соң зыян күрүчеләрне башка төбәкләргә күчерү дәвам итә.

Түбән Камадагы фаҗигадән соң зыян күрүчеләрне башка төбәкләргә күчерү дәвам итә.

Өч зыян күрүче (икесе авыр хәлдә, берсе уртача авырлыкта) Республика клиник хастаханәсеенә санавиация ярдәмендә китерелгән. Алар хәзер реанимация бүлегендә.

Шулай ук Түбән Камага Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль катастрофалар медицинасы үзәге табибларыннан торган бригада белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы җибәрелгән.

1 апрель көнне иртән 10 пациент Мәскәү клиникаларына күчерелгән.

Хәзерге вакытта Түбән Кама үзәк күппрофильле район хастаханәсендә 9 кеше стационар дәвалану ала. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Калган зыян күрүчеләргә амбулатор шартларда медицина ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading